Мөхәммәтшин Володинның Дәүләт Думасының яңа эш форматы турындагы тәкъдимен хуплады
Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин төбәкләрнең закон чыгару органнары җитәкчеләре белән видео-конференц-элемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Вячеслав Володин Дәүләт Думасы эшенең яңа форматын эшләтеп җибәрү турында сөйләде һәм төбәк коллегалары белән Россия Дәүләт Думасы каршында Яшьләр парламентын формалаштыру турында фикер алышты, дип яза «Татар-информ».
«Без Дәүләт Думасының ачыклыгын һәм эш нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән карарлар кабул иттек, сүз төбәк парламентларының, экспертларның, эшлекле җәмәгатьчелекнең көн тәртибендәге Хөкүмәт, Хисап палатасы, Үзәк банк хисаплары, «хөкүмәт сәгатьләре» кысаларында министрларның һәм вице-премьерларның хисаплары буенча фикер алышуда катнашуы турында бара», – диде Россия парламентының түбән палатасы спикеры.
Аның сүзләренчә, мөмкинлек утырышлар залында да, видео-конференц-элемтә режимында да бар. «Моннан тыш, мөһим мәсьәләләрне караганда Дәүләт Думасының пленар утырышларына РФ субъектлары закон чыгару органнарының профильле комитетлары җитәкчеләре чакырылачак. Кире элемтә законнар чыгаруның сыйфатын яхшыртуга зур йогынты ясый», – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Вячеслав Володинның яңа эш форматын куллану турындагы тәкъдимен хуплады. «Әлбәттә, алар безнең эшебезгә оперативлык өстәячәк һәм төбәкләрнең федераль көн тәртибенә күбрәк җәлеп ителүен тәэмин итәчәк», – диде ул.
Моннан тыш, республика парламенты башлыгы Дәүләт Советының шәһәр һәм район Советлары белән тыгызрак хезмәттәшлеген күздә тотып, мондый «закон чыгару вертикален» республика кысаларында да көчәйтергә кирәк дип саный.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина да катнашты.