Водолазлар Татарстанның Тукай районында Чулман елгасында баткан хатын-кызның мәетен тапты
Водолазлар Татарстанның Тукай районында Чулман елгасында баткан хатын-кызның мәетен тапты. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә 63 яшьлек хатын-кызның Кызыл Чишмә авылы тирәсендә юкка чыгуы турында хәбәр иткән идек. Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килде.
Суга баткан хатын-кызның мәетен яр буена чыгарганнар, аны туганнары таныган.