Татарстанның дәүләт хезмәткәрләренә коммерция оешмалары белән идарә итәргә рөхсәт бирелде
Татарстанның дәүләт хезмәткәрләре коммерция оешмалары белән бушлай нигездә идарә итүдә катнаша алачак. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы законны имзалады.
«Татарстан Республикасында дәүләт гражданлык хезмәте турында»гы законга төзәтмә кертелгән. Аның нигезендә, түрәләр компанияләр белән компаниянең коллегиаль идарә органы әгъзалары сыйфатында идарә итә алачак. Шул ук вакытта, коммерция оешмасы дәүләт корпорациясе, дәүләт компаниясе яки гавәми-хокукый компания булырга тиеш.
Хәзер дәүләт хезмәткәре, «әгәр федераль конституцион законнар яки федераль кануннар белән башка юл каралмаса», ТР Министрлар Кабинеты билгеләгән тәртиптә компания белән идарә итүдә катнашырга хокуклы.