Путин Россия гаскәрләрен заманча ракета системалары белән коралландыру турында белдерде
Россия гаскәрләрен гипертавышлы Авангард заманча ракета системалары белән коралландыра башладылар, дип белдерде Президент Владимир Путин югары хәрби уку йортларын тәмамлаучылар белән очрашуда. Хәзер Россия Федерациясе армиясенә үсеш алырга һәм хәрби бурычларны хәл итәргә кирәк, диде ул. Очрашуны Кремльнең телеграм-каналы турыдан-туры күрсәтте.
«Бүген безнең армиягә һәм флотка үсеш алырга да, хәрби бурычларны хәл итәргә дә кирәк – бу офицерлар корпусына аерым таләпләр куя», – дип искәртте Путин.
Ул өстәп әйткәнчә, бүгенге көндә бөтен ил, халык Россия суверенитетын яклаучы һәм махсус операциядә катнашучыларга теләктәшлек белдерә, «үз Ватанының тугры уллары һәм кызлары» белән горурлана.
«Бүгенге вакыйгалардан, илебез тарихыннан без армиябезнең батырлыгын, кыюлыгын, тәвәкәллеген һәм каһарманлыгын беләбез», – диде дәүләт башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Путин шулай ук Россиянең атом триадасын үстерүне дәвам итү нияте барлыгы турында белдерде, ул моны Россия Кораллы көчләрен камилләштерүдә мөһим бурыч дип атады.