Мөхәммәтшин Татарстан халкында милли гореф-гадәтләргә ихтыяҗ зур дип белдерде
Телләрне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклауга, өйрәнүгә, үстерүгә һәм аларны күрсәтүгә Татарстан халкында ихтыяҗ зур. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет утырышында әйтте. Бу турыда республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Киң җәмәгатьчелек катнашында уза торган бәйрәмнәр, фәнни һәм белем бирү форумнары, концертлар кешеләрнең үз тамырларын, ата-ана телен белергә теләвен күрсәтә, алар ата-бабаларының гореф-гадәтләрен лаеклы дәвам итәргә тели», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул утырышта видеоэлемтә аша катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Татарстан төрки, славян һәм фин-угор халыкларын, ислам һәм христиан диннәренең цивилизацяле һәм әхлакый башлангычларын берләштергән. «Толерантлык һәм һәм мәдәни плюрализм традицияләре, ышаныч һәм хөрмәт, бер-береңнең ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен сизгер аңлау ерак гасырлардан ук килә. Бу күпмилләтле Татарстанның төп кыйммәтләре», – диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту темасын да күтәрде. «Минемчә, традицион гаилә кыйммәтләренә игътибарны арттыру таләп ителә. Әхлакый нигезләр башта нәкъ менә гаиләдә, ә соңыннан мәктәпләрдә һәм белем бирү оешмаларында булдырыла», дип ышана ул.
Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча Совет утырышын сенатор Константин Косачев үткәрде. Чарада видеоэлемтә режимында шулай ук — ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр һәм социаль сәясәт комитетлары рәисләре – Айрат Зарипов һәм Светлана Захарова катнашты.