Казанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган йөртүчеләрне видео аша тапканнар
Социаль челтәрләрне тикшерү нәтиҗәсендә, Казанда автоинспекторлар хокук бозу очрагы теркәлгән видео тапкан.
Татарстан урамыннан барган KIA Rio һәм «Лада Калина» машиналары юлның каршы як хәрәкәте полосасына чыккан.
Дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре хокук бозучыларны тапкан. Хәзер машина йөртүчеләргә 5000 сум штраф яки алты айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Бу хакта Казанның Дәүләт автомобиль инспекциясенең Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.