Болгарда «Ага Базар» этномәдәният фестивале була
15-23 июльдә Татарстанның Болгар шәһәрендә «Возрождение: Эпос в современном прочтении» фестивале узачак. Бу хакта Татарстанның Мәдәният ресурс үзәге хәбәр итә.
Чарада дөнья халыклары эпослары буенча спектакльләр, фолк-фьюжн башкаручыларыннан шоу һәм концертлар, этник стильдә мода күрсәтү, эшлекле программа һәм иҗади лабораторияләр, шулай ук урта гасырлар мохитендәге ярминкә булачак.
Фестивальдә халык сәнгате һөнәрләре оешмалары, декоратив-гамәли сәнгать осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, модельерлар, Россия төбәкләреннән, БДБ һәм Азия илләреннән иҗади берләшмәләр катнаша ала.
Шулай ук бу чарада «Ага Базар» III халыкара этномәдәният фестивале дә узачак. Фестиваль халык мәдәниятен популярлаштыручы иҗат коллективларны, ялгыз башкаручыларны һәм уен коралларында уйнаучыларны берләштерәчәк. Фестивальнең үзәк мәйданчыгы – урта гасыр Болгары стилендә ясалган базар була. Монда уникаль кул эшләнмәләре сатылачак, декоратив-гамәли сәнгать буенча иҗади дәресләр белән һөнәрчелек остаханәләре булачак.
Татарстан һөнәрчеләре һәм халык сәнгате осталары ярминкәсендә 100дән артык оста үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк һәм мастер-класслар уздырачак.