Түбән Камада суга баткан исерек ир-атның мәетен тапканнар
18:35 сәгатьтә, Түбән Камада су спорты базасы янында баткан ир-атның мәетен ярдан 8 метр ераклыкта һәм 4 метр тирәнлектә тапканнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Алдарак «Татар-информ» бүген сәгать өчләрдә «Шинник» су спорты базасы янында бер ир-атның батуын хәбәр иткән иде. Ачыкланганча, ул су коену өчен җиһазландырылмаган урында баткан. Шаһитлар әйтүенчә, ир-ат исерек булган.