Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин мигрантларны Татарстан мәдәнияте белән таныштырырга кирәк дип белдерде

Татарстанга килүче мигрантларны республика мәдәнияте, анда яшәүче халыкларның традицияләре һәм йолалары белән таныштырырга кирәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Халыклар дуслыгы йортында узган түгәрәк өстәлдә шулай дип белдерде. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан эш һәм яшәү ягыннан караганда мигрантларны җәлеп итә торган төбәк булып кала. Республикага килүче чит ил гражданнарының күпчелеге Казанда туктала, калганнары яшәү һәм акча эшләү өчен Чаллы, Әлмәт һәм Алабуга кебек шәһәрләрне сайлый. Безнең бурыч – миграция агымын анализлау, республикага килүчеләрнең Татарстанга ничек җайлашуын, нәрсә белән шөгыльләнүен ачыклау. Дөньядагы вазгыять этникара һәм конфессияара мәсьәләләрне даими контрольдә тотарга мәҗбүр итә», - дип искәртте сәясәтче кереш чыгышында.

Мөхәммәтшин Татарстан халыклары Ассамблеясы эшенә аерым тукталды, аның эшчәнлеге шул исәптән милли-мәдәни автономияләрне берләштерүгә дә юнәлдерелгән. Ул республикада үткәрелә торган зур этномәдәни чараларда актив катнашканнары өчен аларның җитәкчеләре һәм активистларына рәхмәт белдерде.

«Бу бәйрәмнәр безнең халыкларны берләштерә, мәдәният, традицияләр һәм йолалар белән таныштыра, бу – фундаменталь кыйммәтләр. Безнең бурыч – республика тыныч яшәсен өчен Татарстанга килүче мигрантларда күпмилләтле халкыбызның бай мәдәниятенә карата хөрмәт уяту һәм аның белән таныштыру», - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин шулай ук милли-мәдәни автономия башлыкларына төбәккә килүче ватандашлар белән эшне көчәйтергә, аларны очрашулар һәм чараларга чакырырга кушты. Шуңа бәйле рәвештә, ул 2023 елның Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителүен искәртте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *