Пенза татар оешмасы биш еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады
Бүген, 2023 елның 10 августында, 2018 елда Башкарма комитет утырышында расланганнан соң ук Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе булган Жиһанша Туктаровның биш еллык актив эше билгеләп үтелде, дип хәбәр итә оештыручылар..
Җиһанша Туктаров җитәкчелегендә автономия Пенза төбәгендә татар халкының мәдәни һәм рухи мирасын, милли мәдәниятен, телен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү белән актив шөгыльләнә. Биш ел эчендә бик зур эшләр башкарылды, диелә хәбәрдә.
Спутник шәһәрендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә аллея булдыру мөһим вакыйгаларның берсе була. Шулай ук танылган галим Әдһәм Тенишев хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Юбилейны бәйрәм итү кысаларында «Идел буе Болгары халыклары балалар күзлегеннән» дип аталган балалар рәсемнәренең төбәк конкурсы үткәрелде.
Автономия шулай ук төрле мәдәни-агарту чаралары оештыра. Шулай итеп, укучыларның туган якны өйрәнү хәрәкәтендә «Мин яратам сине, туган ягым» төбәкара фәнни – гамәли конференция, «Безнең бердәмлек – күптөрлелектә» мәгариф-мәдәни марафоны, «Сәләтлеләр мәйданы» фестивале, «Татар мәгарифе көннәре», «Телне, мәдәниятне, традицияләрне саклау һәм укучыларны дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә рухи-әхлакый тәрбияләү» семинары шундый чаралардан. Шулай ук шахмат турнирлары, тарихчылар, галимнәр, язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында түгәрәк өстәлләр, «Татар кызы» конкурсы узды һәм «Гадел Кутуй - безнең йөрәкләрдә» проекты тормышка ашырылды.
Автономиянең өстенлекле бурычларының берсе - тарихи хәтерне саклау һәм татар халкының күренекле вәкилләренең истәлеген мәңгеләштерү. Бу юнәлештәге эш кысаларында Сосновоборск районының Индер үзәгендә Хәйдәр Даут улы Зәбиров хөрмәтенә мемориаль такта ачылды, шулай ук Патеев Шәрәфетдин Хәбибулла улы Пенза шәһәренең Мактаулы гражданнары китабына кертелде.
Җиһанша Туктаров рәислегендәге автономия Пенза өлкәсе территориясендә татар мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы чараларны тормышка ашыра һәм казанышлар яулый, диелгән хәбәрдә.