Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау планы 90 процентка үтәлгән
Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 90 процентка үтәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт Йортында узган шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.
465 торак йортта эшләр дәвам итә, 361 объектта ремонт күләме 70 проценттан артып киткән. Эшләр тулысынча 261 йортта тәмамланган, шулардан 37 йорттагысы соңгы ике атнада башкарылган.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.