Ростов өлкәсенең Татар мәдәни үзәге татар теле дәресләре үткәрә
Ростов өлкәсе Татар мәдәни үзәге теләге булган һәр кешегә татар телен өйрәнергә мөмкинлек булдырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза.
Танышу дәресе 10 сентябрьдә узган. Татар телен өйрәнә башлаучылар һәм өйрәнүне дәвам итүчеләр төркемнәре оештырылган. Аларга татар теле, татар әдәбияты, әхлак дәресе укытыла, диелә Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы хәбәрендә.