Татарстан Дәүләт архивы махсус операциядә катнашкан хәрбиләрнең мәгълүматларын саклаячак
Бүген Татарстан Дәүләт архивында шәхси фондларны формалаштыру һәм махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрнең документларын архивка даими саклауга тапшыру чарасы узды. Очрашуның төп бурычы — архив документларын популярлаштыру.
Чара күзәтү экскурсиясе белән башланды. Ул катнашучыларга дәүләт архивының техник һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен күрсәтү өчен оештырылган.
Фото: © Альбина Шафеева
Очрашу кунакларына сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм Татарстанның «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина мөрәҗәгать итте.
«Архив фондын формалаштыру бик мөһим, чөнки төп бурыч – безгә тыныч тормышны тәэмин итүче егетләребезнең батырлык һәм эшләрен мәңгеләштерү. Шуңа күрә махсус хәрби операция геройларының балалары, әниләре һәм хатыннары белән бергә эшлибез, шәхси әйберләр тапшыруларына өметләнәбез. Чөнки безнең фондның төп бурычы – уйланырга мәҗбүр итү һәм без алган мирасны халыкка җиткерү», – дип билгеләп үтте Удачина.
Фото: © Альбина Шафеева
Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, һәр гаилә белән эш индивидуаль алып барылачак һәм архивны формалаштыруда ярдәм итүче шәхси координатор билгеләнәчәк.
Акциянең тагын бер бурычы – яшь буынга патриотик тәрбия бирү. Оештыручылар фикеренчә, яшьләр геройлар турында яңа технологияләр аша гына түгел, ә шәхси әйберләр аша да белергә тиеш, чөнки бу — чын тарихи материал.
Фото: © Альбина Шафеева