20 ноябрьдә Мәскәүдә җырчы Ренат Ибраһимовка һәйкәл ачылачак
20 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Ренат Ибраһимовның туган көнендә Мәскәүнең Волков мөселман зиратында РСФСРның халык артистына мемориаль һәйкәл ачыла. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һәйкәлне Мәскәү татарлары автономиясе ярдәмендә Ренат Ибраһимовның дуслары әзерләгән.
Һәйкәл Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә ачыла.
Адресы: Мәскәү өлкәсе, Мытищи районы, Волков шоссесы, 1, Мәскәү боҗралы автомобиль юлыннан 6нчы километрда, Волков мөселман зираты, 1нче участок.