Мы в Telegram
Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Питрәч районының «Алга» - «Вперёд» газетасы 90 еллык юбилеен билгеләп үтте

Питрәч районының «Алга» - «Вперёд» газетасы 90 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бүген Питрәч районында «Алга» - «Вперёд» газетасының 90 еллык юбилеен бәйрәм иттеләр. Тантаналы чара фойеда газетаның фотографы Илшат Гайсаровның күргәзмәсен тәкъдим итүдән башланды.

Фото: © Гөлүзә Василова

Юбилей чарасында район башлыгы Илһам Кашапов, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, «Теләче» газетасы баш мөхәррире Ленар Хуҗин, Лаешның «Камская новь» баш мөхәррире Денис Суханов, «Алга» газетасының элеккеге баш мөхәррире Николай Александров, редакция ветераннары катнашты.

«93 ел элек безнең район оешкан, 3 елдан аның үз газетасы гамәлгә куелган. Бу елларда газета биредә районда яшәүчеләр кебек зур, авыр, данлы юл үткән. Аның исеме, аның дизайны, журналистлар буыны үзгәргән, әмма аның төп максаты калган. Социаль өлкәдә намуслы эшләүче, авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәсен үстерүче якташлар турында сөйләвегез өчен рәхмәт сезгә. Илкүләм проектларда, республика программаларында актив катнашырга ярдәм итәсез. Сезнең мәкаләләр ярдәмендә башка массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итәбез. Республикада яшәүчеләр Питрәч районының мәдәни мирасы, тарихи кыйммәтләре турында белә. Район хакимияте мәгълүмат киңлеген үстерүгә аерым игътибар бирә. Безнең конструктив хезмәттәшлек җайга салынган. Мәгълүматка кытлык булганда да, көндәлек басманың актуаль калачагына ышанам. Редакция хезмәткәрләренә нәтиҗәле эш, яхшы хәбәрләр, сәламәтлек, уңышлар телим. Тормышыгыз ачык һәм уңай вакыйгаларга бай булсын! Бәйрәм белән!» - диде район башлыгы Илһам Кашапов.

Фото: © Гөлүзә Василова

«Безнең «Татмедиа»да төрле газета-журналлар күп, безнең өчен «Алга» - «Вперёд» газетасы үзенчәлекле. Газета җанлы, кызык, профессиональлек сизелә. Көчле коллектив. Биредә традицияләрне саклый алулары күренә. Озак вакыт көчле журналистлар эшләве сизелә. Хәзер яшьләр актив һәм матур эшли, алар Татарстанда социаль челтәрләрдә эшләү буенча лидерлар, конкурсларда җиңәләр. Хәзер газетаны күпчелек өлкәннәр укыйдыр, әмма «Алга» газетасы заман белән бергә атлый.

Чыгышымның икенче өлешендә шәхсән минем өчен газетаның әһәмиятле булуын әйтеп үтәм. Журналистикага юлламаны мин «Алга» газетасында алдым. Ул вакытта журналистика факультетына укырга керү өчен имтихан бирергә һәм иҗади эшләреңне тәкъдим итәргә кирәк иде. Әти миңа: «Бар, минем шигырьләремне бастыр», - диде. Ул миңа үзенең 5 шигырен бүләк итте. Әтием исеменнән редакциягә килдем, шигырьләр басылып чыкты. «Алга» газетасы ярдәмендә сезнең алдыгызда мин - журналист Шамил Садыйков басып торам», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

Ул редакция коллективына «Татмедиа» Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевтән сәлам җиткерде һәм «Алга» газетасы редакциясенә профессиональ фотоаппаратка сертификат тапшырды.

Фото: © Миннур Шәмсетдинов

«Алга» - «Вперёд» газетасының хәзерге баш мөхәррире Ольга Шәмсетдинова чыгышында газетаның тарихы турында сөйләде, «Алга» - «Вперёд» редакциясенең 90 еллык эшчәнлеге дәвамында 15 баш мөхәррир алмашуын искәртте.

«Сенсация артыннан кумыйбыз, Питрәч җирендә яшәүче гади кешеләр тормышы турында язабыз, актуаль һәм халыкны борчыган мәсьәләләрне яктыртабыз, патриотик хисләр тәрбияләргә тырышабыз. «Алга» газетасын чыгаруда катнашы булган һәркемгә, укучыларга рәхмәт. Һәр санны дистәләрчә кеше эшли. Укучыларга рәхмәт, алар темалар тәкъдим итә, мәкаләләрен һәм шигырьләрен җибәрә. Сез тугры дуслар булып каласыз. Барыгызга да рәхмәт. Район башлыгы Илһам Кашаповка һәр үтенечебезгә игътибары өчен рәхмәт белдерәм, Шамил Садыйковның аерым мөнәсәбәтен тоябыз, шуңа да һәр башлангычта үзебездә кыюлык, бер үк вакытта өстәмә җаваплылык та тоябыз. Газетабызга - 90 ел! Аның киләчәге бар дип ышанабыз. Безгә алга хәрәкәт итәчәкбез», - диде «Алга» - «Вперёд» газетасының баш мөхәррире.

«Алга редакциясе белән 17 ел җитәкчелек иткән Николай Александров та, укытучы хезмәтен калдырып, мөхәррир булып килгәнен искә төшерде. Юбилей белән котлап, шигырен дә бүләк итте.

Редакция хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре, ветераннарга һәм кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук Чыты авылы мәдәният йорты мөдире Миннур Шәмсетдинов, күп еллар Питрәч мәдәният йорты директоры булып эшләгән Илдар Кадриев, төрле елларда редакциядә эшләүчеләр һәм практика узучылар газетаның юбилее белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Фото: © Гөлүзә Василова

Бәйрәм мул табын артында җанлы аралашу белән дәвам итте.

Фото: © Гөлүзә Василова

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Более 1,8 тысячи детей отдохнут в летних лагерях в Мытищах

Фестиваль «Город танцует в парках» прошел в Ногинске

Тихонов объяснил необходимость показывать ОИ-2024 в России уважением к спорту

Сотрудника НИИ ФСИН задержали по подозрению в преступлении

Музыкальные новости

Фильм для всей семьи «Голос из космоса» при поддержке Детского радио

"Святой Ленин": сенсационная истина о прогнозах способна направить США и Европу творить добро?!

Руководители подразделений электромашинного дивизиона Желдорреммаш прошли обучение в рамках развития производственной системы TOS

Титов предположил, что у «Динамо» и «Краснодара» еще 10 лет не будет шанса на победу в РПЛ

Новости России

Тихонов объяснил необходимость показывать ОИ-2024 в России уважением к спорту

Аварийные бригады Москвы перевели на круглосуточное дежурство из-за ливней

Фестиваль «Город танцует в парках» прошел в Ногинске

В подмосковном Обкоме состоялось очередное совещание первых секретарей городских организаций МК ЛКСМ РФ

Экология в России и мире

Пошив костюма по индивидуальным размерам

Какие украшения чаще всего дарят на годовщину свадьбы: исследование «585*ЗОЛОТОЙ»

Приглашенные солистки выступят в опере «Руслан и Людмила»

Парадоксы двойного стандарта

Спорт в России и мире

Испанец Алькарас выиграл у Зверева и стал победителем Roland Garros

«Мирра Андреева обладает удивительной выживаемостью» // Олимпийская чемпионка по теннису Елена Веснина об итогах женского Roland Garros

Рейтинг ATP. Синнер стал №1, Алькарас – №2, Циципас выпал из топ-10, Хачанов – из топ-20, Котов обновил личный рекорд

Свёнтек сравнялась с Шараповой по победам на турнирах Большого шлема

Moscow.media

Вечерело...

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Планируем зимний отпуск: мы знаем цену авиаперелета в Дубай на Новый год

«КОСМАКОМ» выстроил командную работу в облаке NGcloud







Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *