Русия колониясендә утыручы кырымтатар Вадим Бектемировны колония хезмәткәрләре кыйнаган
"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегенә катнашы булуда гаепләнеп 11 елга хөкем ителгән Вадим Бектемиров 16 ноябрьдә Петербурның 6нчы колониясенә китерелгән. Хатыны сөйләвенчә, кыйнаудан тыш аның Коръәнен һәм даруларын да тартып алганнар.