Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорск районында 150гә якын маскировкалау челтәре үргәннәр

Лениногорскиның «СВОих не бросаем!» волонтерлар төркеме хатын-кызлары махсус операция зонасында булган ир-егетләргә маскировкалау челтәрләре үрүен дәвам итә. Бүгенге көндә алар 144 челтәр үреп, махсус хәрби операция зонасына җибәргән. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

«СВОих не бросаем!» волонтерлар төркеме җитәкчесе Светлана Салихова сөйләвенчә, гуманитар ярдәм җибәрү белән алар махсус хәрби операция башлану чорыннан ук шөгыльләнә. Маскировка челтәрләре генә түгел, хәрби операциядәге ир-егетләргә мөһим булган кирәк-ярак әйберләрне дә җыеп җибәрә алар. Мәсәлән, блиндаж шәмнәре, кием-салым, азык-төлек, якыннарыннан хатлар һәм башкалар.

Бүгенге көндә төркемдә 13тән артык төрле яшьтә булган хатын-кызлар эшли. Араларында ир-атлар да бар. Алар үз эшләрен яратып һәм күңел биреп башкара. «Илебездә шундый вакыйгалар килеп чыкканнан бирле, өйдә тыныч күңел белән утыра алмадым. Әлеге төркем турында ишеткәч, килергә булдым, һәм бер дә үкенмим дә. Чөнки без монда күбәү, күңелне бушатып сөйләшергә дә була. Шул ук вакытта, файдалы эш тә башкарыла — маскировкалау челтәрләре дә үрелә. Өйрәнергә кыен булмады, бик тиз үзләштердем», — дип сөйли Светлана Виноградова.

Алар ничек итеп маскировка челтәрен үрүләре, аларны Светлана Атласовна кайдан кайтартуын, нинди тукымалар кулланулары турында да сөйләдер. Ел фасылына карап, төрле төс кулланалар. Җәй айларында яшел төсле тукыма күбрәк булса, кыш айларына аксылрак тукыма кулланалар. Безнең техникалар, блиндаж-окоплар күренмәсен өчен шулай эшләнелә. «2×3 метрлы маскировкалау челтәре үрү өчен якынча 4 сәгать вакыт кирәк», — ди Светлана Виноградова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *