Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2024 елда бюджет хезмәткәрләренең эш хакы арта

2024 ел башыннан хезмәткәрләрнең эш хакы индексацияләнәчәк, бу нигездә бюджет тармагында эшләүчеләргә кагылыр дип көтелә. Индексация күләме, эшчәнлек өлкәсенә карап, 4,5-9,8 процент тәшкил итәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

«2024 елның гыйнварыннан бюджет тармагында эшләүчеләр: мәгариф, сәламәтлек саклау, көч ведомстволары хезмәткәрләренең эш хакы 9,8 процентка арта», - дип белдерде РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Социаль анализ һәм фаразлау институты өлкән фәнни хезмәткәре Виктор Ляшок.

1 октябрьдән бюджет тармагындагы калган хезмәткәрләрнең эш хакы да 4,5 процентка индексацияләнәчәк. Бу хезмәткә түләүнең минималь күләменнән түбән эш хакы алучы хезмәткәрләр тир түккән теләсә кайсы компаниягә (шәхси яки дәүләт) кагылачак, дип ачыклык кертте РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы Г.В.Плеханов исемендәге Россия Икътисад университеты «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец.

2024 елны 1 гыйнварыннан мондый оешмаларның җитәкчелеге хезмәткәрләрнең окладын хезмәткә түләүнең минималь күләменең яңа дәрәҗәсенә (ул 19 242 сум тәшкил итә, бу узган елдагыдан 18,5 процентка артыграк) күтәрергә тиеш булачак.

2024 елда медицина хезмәткәрләренең эш хакы да арта, ул 901,5 мең хезмәткәргә кагылачак. Әлеге максатларга 96,3 миллиард сум акча бүлеп бирелә. Шуның 44,8 миллиарды – табиблар һәм тагын 37 миллиарды – беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче табиблар; 2,7 миллиарды – кече медицина персоналы; 1,6 миллиард сумы – ашыгыч ярдәм табиблары өчен.

Медицина хезмәткәрләренең эш хакын саклау өчен сәламәтлек саклау учреждениеләренә табибларның хезмәт хакын нигезсез рәвештә киметергә һәм алар ала торган стимуллаштыручы түләүләрнең шартларын начарайтырга ярамавы турында норма беркетү ниятләнә. Моннан тыш, хезмәткәрләрнең махсус түләү өстәлгән эш хакы күләме моннан алдагы елдагыдан түбән булмаска тиеш дигән норма кертергә тәкъдим ителә.

2024 елдан мәгариф өлкәсендә хезмәткә түләүне исәпләүдә яңа система кертелә. Ул укытучыларның керемнәреннән турыдан-туры артып китми, әмма хезмәт хакын исәпләгәндә мөгаллимнең тәҗрибәсе һәм квалификациясе исәпкә алыначак. Шунлыктан югары квалификацияле тәҗрибәле педагоглар күбрәк хезмәт хакы ала башлаячак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *