Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда ел башыннан инде 60 бала туган
2024 ел башыннан, 12 сәгать эчендә, Татарстанда инде 60 бала дөньяга килгән. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.
«Яңа елда республикада 60 сабый дөньяга аваз салды! 32 малай һәм 28 кыз», - дип язган республика җитәкчесе.
«Исән-имин, бәхетле булыгыз балалар!» - дип өстәгән Татарстан Рәисе.