Владивосток һәм Находкада цунами куркынычы игълан ителде
Владивосток һәм Находка шәһәрләрендә цунами куркынычы игълан ителде. Бу хакта шәһәр округлары хакимиятләре хәбәр итә.
«Балыкчыларга һәм акваториягә чыгарга ниятләгән бөтен кешегә ашыгыч рәвештә яр буена кире кайтырга кирәк», - дип искәрттеләр Владивосток хакимиятендә.
Находка шәһәр округы хакимияте хәбәр иткәнчә, 17.10 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 10.10 сәгатьтә) Япон диңгезендә 7,3 балл магнитудалы җир тетрәү булган. Цунами куркынычы саклана, дип искәрттеләр хакимияттә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Япониянең көнбатыш яр буенда ике сәгать эчендә 29 җир тетрәү булуы хакында хәбәр иткән иде. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр яки җимерелгән объектлар хакында мәгълүмат килмәгән. Япониянең үзәк өлешендә 35 меңнән артык йорт утсыз калган. Халыкны яңа җир асты селкенүләренә әзер булып торырга чакыралар.