Юрист өйдән эшләгән вакытта килешүнең үзенчәлекләре хакында сөйләде
Россиядә дә, чит илдә дә өйдән эшләүче россиялеләрнең дистанцион рәвештә эшләү турында нигезләмәсе булырга тиеш, юкса физик затлар кеременә салымның 13-15 процент күләмендәге бердәм ставкасы кулланылмаячак. BGP Litigation халыкара салым планлаштыруы практикасы юристы Линда Куркулите РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Ул билгеләп үткәнчә, өйдән эшләүче хезмәткәрләргә Россия һәм үзләре эшләгән ил арасында салым салуның нечкәлекләренә игътибар итәргә кирәк.
«Әгәр мондый керемгә салым Россиядә генә түгел, ә салым резидентлыгы илендә дә (күпчелек дәүләтләрдә салым резидентларының барлык гомумдөнья керемнәренә салым салу принцибы гамәлдә) салынырга тиеш булса, әлеге юрисдикциядәге салым законнары нигезендә, Россиядә түләнгән салымны хезмәткәрнең салым резидентлыгының чит ил юрисдикциясендә түләнергә тиешле салымга каршы исәпләү мөмкинлегенә төгәллек кертергә кирәк», - диде Куркулите.
2023 елның июлендә РФ Президенты Владимир Путин имзалаган указ нигезендә чит илдә дә, Россиядә дә өйдән эшләүче россиялеләр өчен физик затлар кеременә салымның 13-15 процент күләмендәге бердәм ставкасы кертелә. Әлеге яңалык хезмәт килешүе һәм гражданлык-хокукый характердагы килешүләр буенча өйдән эшләүче Россия компанияләре хезмәткәрләренә кагыла. Документта билгеләп үтелгәнчә, күпчелек очраклар өчен салым күләме - 13 процент, ә керемнәре елына 5 миллион сумнан артып китүчеләр өчен 15 процент тәшкил итәчәк.