Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

1 апрельдән машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыруның яңа кагыйдәләре үз көченә керә

Россиядә 1 апрельдән машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыруның яңартылган регламенты үз көченә керәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Узган ел ахырында Эчке эшләр министрлыгы «Транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар үткәрү һәм машина йөртү таныклыклары бирү буенча дәүләт хезмәтләре тәкъдим итү җәһәтеннән Россия Эчке эшләр министрлыгы Административ регламентына үзгәрешләр кертү хакында»гы ведомство боерыгы проектын әзерләде.

Документ нигезендә:

машина йөртү таныклыгына имтихан тапшырылмаган дип саналган штраф баллары күләмен биштән җидегә кадәр арттырачаклар;

исерек хәлдә рульгә утырган өчен машина йөртүгә административ тыю гамәлдән булган гражданнар җәза срогы тәмамланганчы башка машина йөртү категорияләрендә правага имтихан тапшыра алмаячак;

әгәр имтихан тапшыру процессында Россия гражданинының паспорты яки транспорт чарасы белән идарә итүгә каршы күрсәтмәләр булмау турында медицина бәяләмәсенең гамәлдә булу вакыты чыкса, аны яңага алыштырылган паспорт яки медицина бәяләмәсе тәкъдим иткәнче башка вакытка күчерәчәкләр;

повестка буенча хәрби комиссариатка килмәгән армиядә хезмәт итәргә тиешле гражданнар да имтихан тапшыра яки машина йөртү таныклыгы ала алмый.

2022 елда Эчке эшләр министрлыгы законга машина йөртү таныклыгы алуга карата таләпләргә төгәллек кертә һәм катгыйландыра торган берничә төзәтмә тәкъдим итте. Әйтик, аларда аерым категорияләрдәге машина йөртү таныклыклары бирү өчен таләпләр күрсәтелгән һәм исерек хәлдә рульгә утырган кешеләр өчен аларны кабат алу кагыйдәләре катгыйландырылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *