РФ Хөкүмәте 2024 елда туңдырылган тавык итен илгә кертү буенча пошлинаны гамәлдән чыгарды
РФ Хөкүмәте 140 мең тоннага кадәр туңдырылган тавык итен илгә кертү буенча пошлинаны гамәлдән чыгарды. Әлеге чара 2024 ел дәвамында гамәлдә булачак. Аның максаты – бу продукциянең бәясен тотрыклыландыру һәм ил эчендә аны тәкъдим итү күләмен арттыру, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Россия Хөкүмәте кул куйган карарда шулай ук продукцияне пошлинасыз кертү өчен кирәкле документларны импортерларга тапшыру кагыйдәләре дә күрсәтелгән. Мондый документлар бирүне Авыл хуҗалыгы министрлыгы тәэмин итәчәк. Ведомствоның рәсми порталында продукция күләменең калуы (аңа карата тариф ташламасы биреләчәк) турында да мәгълүматлар урнаштырылачак.
Моннан тыш, кабул ителгән карар Евразия икътисади комиссиясе советының 2023 елның 12 декабрендә кабул ителгән Россиягә туңдырылган тавык ите кертүгә тариф ташламалары тәкъдим итү турындагы карарларын гамәлгә ашырырга да ярдәм итәчәк.
Элегрәк Монополиягә каршы федераль хезмәт тавык итенә бәяләрнең артуын теркәгән иде. Россиядә тавык итенең бәясе 2023 елның маеннан бирле арта. Соңрак Авыл хуҗалыгы министрлыгы Илкүләм кошчылык берлеге вәкилләре һәм төп компанияләр – базарда катнашучылар белән берничә киңәшмә үткәрде. Нәтиҗәдә, яклар эчке базарда бәяләрне тотрыклыландыру турында килеште. Инде декабрь башында ук ведомствода тавык итенең бәясе акрынлап төшә башлавы хакында белдерделәр.