Саба юл идарәсе «Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү» район конкурсында призлы урын алган
Саба юл идарәсе биләмәсен 20ләп кары сыны бизи. Идарә «Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү» район конкурсында 2нче урынга лаек булды. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.
Кар сыннарын оешманың тырыш хезмәткәрләре иҗат иткән. Монда мультфильм геройлары белән бергә креатив сыннар – агач мичкәдә су коенучы ир-атны, робот, 2024 ел символы аҗдаһаны да күрергә була. Төнлә бу мәйданчык төрле төстәге утлар балкышына күмелә.
Фото: http://saby-rt.ru/
Фото: http://saby-rt.ru/