Генерал Ногманов вафат булу сәбәпле, Дәүләт Советы Рәисе кайгы уртаклашу белдерде
Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, Татарстан Иҗтимагый палата рәисе урынбасары, полиция генерал-майоры Рафил Ногманов вафат булу сәбәпле, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары һәм шәхсән үз исеменнән кайгы уртаклашу белдерде.
Парламент җитәкчесе телеграмманы мәрхүмнең хатыны Людмила Ногмановага җибәргән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бу республика өчен зур югалту. Россиянең атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре, хезмәт сөючән, инициативалы һәм компетентлы җитәкче, ике чакырылыш дәвамында ул Татарстан Дәүләт Советында (IV һәм V чакырылыш, 2009-2019 еллар – ТИ иск.) үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен лаеклы яклады. Күпләр өчен профессиональлек һәм кешелеклелек үрнәге булды», - дигән сәясәтче телеграммада.
«Рафил Габдерафикович хезмәтәшләре, дуслары һәм аны белүчеләр хәтерендә мәңгегә якты, ярдәмчел һәм битараф булмаган кеше булып калачак. Бу хәсрәтле көнне кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез», диелгән телеграммада.
- Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары Рафил Ногманов белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 3 гыйнварда, 08.30 сәгатьтә Казанның Карл Маркс урамында Менжинский мәдәният йортында була, дип язган идек.