Рафил Ногмановны соңгы юлга озау вакыты һәм урыны билгеле
Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары Рафил Ногманов белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 3 гыйнварда, 08.30 сәгатьтә Казанның Карл Маркс урамында Менжинский мәдәният йортында була.
«Татар-информ»га билгеле булганча, матәм чарасы 09.00 сәгатьтә башлана.
Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары вафаты турында бүген көндез билгеле булды. Рафил Ногмановка 74 яшь иде.