Омскиның «Ихлас» мәчетендә балалар өчен лагерь эшли башлады
2 гыйнварда Омскида «Ихлас» мәчетендә 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге мөселман балалары өчен лагерь эшли башлады. Смена 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Омск татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.
Лагерь Омск шәһәре һәм Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Омск мөхтәсибәте) инициативасы һәм ярдәме белән оештырылган. Катнашучыларга мастер-класслар, уен форматында дәресләр, ярминкә һ.б. тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.