Казанда бушлай кышкы эколагерь оештырыла
4 һәм 5 гыйнварда Горки-Әмәт урманының «Дом» экоүзәге базасында бушлай кышкы экологик лагерьның икенче сменасы узачак.
Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр итүләренчә, ике көн дәвамында сәгать 10.00 нан 13.00кә кадәр балалар лекция тыңлаячак, экскурсия һәм мастер-классларга йөриячәк. Шулай ук катнашучылар орнитолог белән очрашачак, чыршы бизәкләре һәм кошлар өчен җимлек ясаячак.
Чарада катнашу өчен гариза тутырырга кирәк.
Эколагерьга 15 бала сайлап алачаклар. Нәтиҗәләр 3 гыйнварда 16.00 сәгатьтә ясалачак. Барлык катнашучылар белән дә элемтәгә керәчәкләр, диелә хәбәрдә.