Азнакайда өлкәннәр арасында хоккей турниры булды
Азнакайда хоккей буенча традицион Яңа ел турнирында район хакимияте, Кәкре Елга авылының «Куәтле» һәм шәһәрнең «Викинг» командалары катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
«Азнакайлылар - спорт сөючән халык. Районыбызда ел башыннан спорт тормышы кайный. Хоккей, футбол, волейбол ярышлары уздырыла. Сәламәт тәндә - сәламәт рух, диләр. Барыгызны да актив рәвештә физкультура белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм спорт чараларында актив катнашырга чакырып калам», - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.