Россиядә Владимир Путин кандидатурасын хуплап имза җыю дәвам итә
Россиянең барлык төбәкләрендә РФ Президенты вазифасына Владимир Путин кандидатурасын хуплаган гражданнардан имза җыю дәвам итә, дип хәбәр иттеләр кандидатның сайлау штабында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.
«РФ Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинны хуплап имза җыю дәвам итә», - дип белдерделәр журналистларга штабта.
Имзаны кандидатның төбәк штабында куярга мөмкин – адреслар putin2024.ru сайтында, Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлекләрендә, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк һәм җирле бүлекләрендә, шулай ук мобиль имза җыю нокталарында бар. Пунктларның адресы берничә көнгә бер тапкыр яңартыла, аларга кандидатның төбәк штабларында төгәллек кертергә мөмкин.
Имза җыю белән Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә волонтер оешмалары, Гомумроссия халык фронты һәм «Бердәм Россия» вәкилләре шөгыльләнә.