Путин чит ил контрактникларын гражданлыкка кабул итү турындагы указны имзалады
Махсус хәрби операция барган чорда РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзегән чит ил гражданнары, шулай ук аларның гаиләләре Россия гражданлыгы алу турында гариза тапшыра ала. Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалады.
Документ махсус хәрби операция барган чорда РФ Кораллы көчләрендә яки хәрби берләшмәләрдә контракт төзүчеләргә, махсус хәрби операция барган чорда хезмәт итүчеләргә, хәрби хезмәттән җибәрелгән чит ил гражданнарына, аларның хатыннарына һәм балаларына карата гамәлдә.
Махсус хәрби операция барган чорда контракт төзегән чит ил кешеләренә гражданлыкка кабул итү турында гариза, шәхесне раслый торган документлар, РФ Кораллы көчләрендә яки хәрби берләшмәләрдә хезмәт итү турында бер ел һәм аннан озаграк срокка төзелгән контракт, баланың туу таныклыгы, 14 яшьтән олырак балаларның гражданлык алуга ризалыгы, уллыкка һәм кызлыкка алу турында белешмә кирәк.
Документта шулай ук башка категорияләр өчен гариза һәм документлар тапшыру тәртибе дә күрсәтелгән.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.