Татарстан синоптиклары 30 градус салкын һава торышы саклануы турында кисәтә
Иртәгә, 6 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм көндез республика территориясендә һава температурасы -25..-30 градуска (Казанда -26 градус) кадәр төшәчәк. 4-9 гыйнварда Татарстанда аномаль салкыннар сәбәпле, шторм кисәтүе гамәлдә кала. -33 градуска кадәр салкын булырга мөмкин.
Гыйнвар төбәктә гадәттәгедән карлы булыр дип көтелә. Яңа елның беренче ае башында нормадан 8 градуска салкынрак була.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты профессоры Юрий Переведенцев 2024 елның бик җылы булачагын әйткән иде.