Путинны хуплап җыелган имза кую кәгазьләренең беренче партиясе Мәскәүгә җибәреләчәк
Владимир Путинны хуплап пикет нокталарында җыелган имза кую кәгазьләренең беренче партиясе формалаштырылган һәм Мәскәүгә җибәрүгә әзерләнгән. Бутурыда «Татар-информ» хәбәр итте.
«Бүген Төбәк сайлау штабында без Владимир Владимирович Путинны хуплап имза кую кәгазьләрен формалаштырдык һәм җибәрүгә әзерләдек. Бу беренче партия, ул Үзәк сайлау штабына җибәреләчәк», - дип сөйләде Владимир Путинның ышанычлы вәкиле, Гомумроссия халык фронтының Татарстан буенча төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов.
Имза кую кәгазьләрен җибәрер алдыннан юристлар тикшерә, ә Владимир Путинның ышанычлы заты үз имзасын куярга тиеш. Тәҗрибәле волонтерлар браклары юкмы икәнен тикшерәчәк. Имзалар җыю 23 декабрьдән дәвам итә.
«Бүген безнең волонтерлар, беренче чиратта, төп регламентларны үтәү белән шөгыльләнде: без бланкларны тутыруның дөреслеген тикшердек, киләчәктә алар Үзәк сайлау штабына тапшырылачак. Анда Татарстан Республикасы территориясендә җыелган барлык имзаларны төгәлләштерәчәкләр инде», - дип сөйләде Халык фронтының Татарстандагы яшьләр бүлеге координаторы Дамир Нургалиев.
Имзалар җыю гыйнвар ахырына кадәр дәвам итә. Татарстанда Владимир Путинны хуплап 12 пикет ноктасында имза калдырырга мөмкин, аларның күпчелек өлеше сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Имза калдыру өчен паспорт кирәк була.
Искәртик, сайлауда үзен-үзе тәкъдим итүчегә кандидат булып теркәлү өчен 300 мең имза җыярга кирәк, шул ук вакытта һәр төбәктә 7,5 меңнән артык түгел.
- Россия Президентын сайлау 2024 елның 15-17 мартына билгеләнгән.