Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президентын сайлауга кандидатларны терки башлады
Россия Президенты вазифасына кандидатларны тәкъдим итү срогы 2024 елның 1 гыйнварында тәмамланды.
Россия Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, Президент вазифасына кандидатларны тәкъдим итү белән бәйле чаралар үткәрү турында 33 хәбәр - 9ы сәяси партияләрдән һәм 24е үзен-үзен тәкъдим итүче гражданнардан килгән. Шул ук вакытта Үзәк сайлау комиссиясенә 15 кеше - сәяси партияләр съездларында тәкъдим ителгән 9 кандидат һәм үзен-үзе тәкъдим итүче 6 кеше документлар тапшырды.
«Кандидатлыкка дүрт дәгъвачы закон таләпләрен тулысынча үти алмады. Алар тәкъдим иткән документларда тупас хаталар булу сәбәпле, Үзәк сайлау комиссиясе әлеге кандидатларның Тулы вәкаләтле вәкилләрен теркәүдән баш тартырга мәҗбүр булды», - дип сөйләде Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова.