Баулы районында йөк машинасы белән «Лада» бәрелешкәч, ике кеше үлгән, үсмер кыз имгәнгән
Татарстанның Баулы районында йөк автомобиле белән җиңел машина катнашындагы юл-транспорт һәлатендә ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.
Новозареченск һәм Шалты бистәләре арасында «Лада» автомобиле белән Scania йөк машинасы бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машинаның йөртүчесе һәм пассажиры урында ук үлгән. Яшүсмер кызны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән.