Төмән өлкәсенең Киндерле авыл китапханәсенә шагыйрь Шәүкәт Гаделша исем бирелде
Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Китапханә шагыйрь Шәүкәт Гаделша исемен йөртәчәк» дигән язмасы чыкты.
Декабрьнең зәһәр салкын көнендә Түбән Тәүде районы Киндерле авыл китапханәсенә шагыйрь Шәүкәт Гаделша (Сибгатуллин Шәүкәт Гаделшович) исеме бирелде. Бу өлкәбездәге татар дөньясы тормышында якты вакыйга булды: Шәүкәт Гаделша - Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Һади Такташ, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Себергә, Себер тарихына, Себер табигатенә багышланган 9 шигырьләр җыентыгы авторы.
Тантананы әлеге вакыйганың мөһимлеген һәм Шәүкәт Гаделша исеменең татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә әһәмиятен ассызыклап район башлыгы Валерий Борисов ачты. Китапханәгә яңа ролендә уңышлар һәм үсеш теләде. Һәрбер катнашучыга тирән рәхмәтен белдерде һәм аларны үз милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен хөрмәт итәргә чакырды.
«Мәдәният» автономияле учреждениесе директоры Наталья Буракова да Киндерле авыл китапханәсенең татар әдәби дөньясында танылган якташыбыз исемен йөртүе белән горурлануын әйтте.
Чарада шагыйрьнең кызы Мәдинә Сибгатуллина һәм сеңелесе Гөлҗиһан Вайн да катнаштылар. Алар китапханәгә әти-абыйлары исемен бирүдә күп көч куйган Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Хәнисә Алишинага, Түбән Тәүде районы хакимияте башлыгы Валерий Борисовка, район Думасына, «Мәдәният» автономияле учреждениесенә, «Яңарыш» өлкә татар газетасы редакциясенә, Төмән өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясенә, якташлары һәм авылдашлары адресына рәхмәт сүзләре юлладылар.
«Әтием бу хәбәргә бик дулкынланды һәм, миңа бу зур хөрмәт һәм югары бүләк, дип якташларына, авылдашларына татар шигъриятенә керткән өлешен шундый югары дәрәҗәдә бәяләгәннәре өчен олы рәхмәтен җиткерүемне сорады», - дип чыгыш ясады Мәдинә Шәүкәт кызы.
Без Мәдинә Сибгатуллинадан тантана турында сораштык.
«Әтиемнең бертуганы Гөлҗиһан апам абыйсы турында истәлекләре белән уртаклашты һәм яраткан шигырьләрен укыды. Чара дәвамында шагыйрьнең туган татар телендә кечкенә Ватанын, аның табигатен һәм матурлыгын данлаган шигырьләре яңгырады. Педагогик хезмәт ветераны Фәния Заһидуллина әтиемнең «Гаҗәп авыл» шигырен укыганда хис-тойгылар давылы биләп алды, күзне яшь каплады, туган авылы өчен горурлык хисе туды.
Мин һәм китапханәнең актив укучысы Алсу Хәлитова зур горурлык хисләре белән Киндерле авыл китапханәсенең әтием исем-фамилиясе кушылган яңа элмә тактасын ачу хокукына ия булдык.
Чарада шулай ук Киндерле авыл китапханәсе җитәкчесе Рәмзия Коноваленкова, Киндерле урта мәктәбе җитәкчесе Мөнирә Калиева, мәктәп укытучылары һәм укучылары, авыл халкы, шагыйрьнең туганнары катнаштылар. Чара җылы, дус атмосферада узды һәм, татарларга хас булганча, чәк-чәк, тәм-том тулы өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды», - дип язды Мәдинә Шәүкәт кызы редакциягә җибәргән хатында.
Шәүкәт абый Гаделшаның Татарстанда олы бүләккә – Габдулла Тукай премиясенә ия булуы белән бергә, туган ягында да хөрмәт итүдә аның туган ягы турында кабатланмас, үзенчәлекле шигырьләр язучы мәртәбәле шагыйрь булуына ихтирам, горурлык чагыла. Яраткан шагыйребезне, газетабызның ярдәмчесе, киңәшчесен туган ягындагы китапханәгә исеме бирелүе белән без дә чын күңелдән котлыйбыз. Китапханә – рухи байлык урыны. Күңеле саф, туган төбәге, татарлары турында борчылып, аларга мәхәббәтен шигырьләре аша җиткереп яшәүче Шәүкәт Гаделша моңа бик лаек шәхес.