Владимир Путин плутоний белән эш итү тәртибен үзгәртте
Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе атом-энергия сәнәгать комплексын реструктуризацияләү турында»гы карарга үзгәрешләр кертте. Аерым алганда, дәүләт башлыгы плутоний белән эш итү кагыйдәләрен камилләштерде. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
Әлеге указ белән федераль милектә генә булырга тиешле атом-төш материаллары исемлеге билгеләнә.
Кертелгән үзгәрешләр нигезендә, атом-төш ягулыгы составына керә торган плутоний һәм нурланыш алган атом-төш ягулыгы өчен искәрмә ясала, алар атом станцияләре, транспорт энергетика җайланмалары һәм тикшеренү реакторлары эше өчен кулланыла.
Моннан тыш, искәрмә атом-төш ягулыгы составына керә торган баетылган уранга да кагыла.