Алабугада гомумшәһәр чараларына йомгак ясадылар
Алабугада шәһәр планеркаларының берсендә район башлыгы урынбасары Роман Исланов узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Шәһәр һәм район тормышының һәр өлкәсендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Шул исәптән, мәдәни чараларга йомгак ясадылар.
Август башында шәһәребездә ХVI Бөтенроссия Спас ярминкәсе үтте. Сентябрьдә Алабуга шәһәрлеге янындагы Меңьеллык мәйданында традицион җәядән ук ату буенча «Туган батыр» II Бөтенроссия турниры узды.
Ярышларда бөтен Россиядән һәм якындагы чит илләрдән 100 дән артык спортчы һәм реконструктор катнашты.
29 июньнән 2 июльгә кадәр Алабугада Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» V Халыкара музыка фестивале узды. Бәйрәмдә дөньякүләм танылган серб режиссеры һәм музыканты Әмир Кустурица, РФнең атказанган артисты, Щукин исемендәге театр институты ректоры Евгений Князев, режиссер Влад Маленко катнашты, диелә хәбәрдә.