Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Раштуа бәйрәме белән котлады

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче православие дине вәкилләрен Раштуа бәйрәме белән котлады.

«Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне тантаналы Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм.

Бу бәйрәм дин тотучыларның күңелендә якты өметләр, рухи яңарышка, игелеккә һәм шәфкатьлелеккә омтылыш хисләре уята. Хәзерге авыр сынаулар чорында җәмгыятьтә мондый изге гамәлләргә ихтыяҗ тагын да арта, милләтенә һәм диненә карамастан, һәркем аларны йөрәгенә якын кабул итә.

Раштуа – зур дини бәйрәм булу белән беррәттән, кешенең якыннары, газизләре турында кайгыртуы ни дәрәҗәдә мөһим булуын янә бер кат раслый торган гаилә бәйрәме дә. Бу исә гаиләне, аның традицион рухи хәзинәләрен яклауны киңрәк җәелдерү максат итеп куелган Гаилә елында аеруча тирән мәгънәгә ия.

Узган елда республиканың православие динен тотучылары тормышында зур вакыйгалар булды. Дин гыйлеме бирелә торган илдәге иң борынгы учреждениеләрнең берсе – Казан дини семинариясенең 300 еллыгын бәйрәм итү шул чараларның иң әһәмиятлесе булды. Башкалабызда күпсанлы кунаклар, дин әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашуында узган Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең V форумында соңгы еллардагы үсешкә йомгак ясалды.

2024 ел хәерле эшләргә шулай ук бай булыр, игелек юлында ирешкән казанышларыбыз күңелебезгә нур һәм сөенеч өстәр дип ышанам.

Сезгә чын йөрәктән бәйрәмчә күтәренке рух, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим», – диелә котлау текстында.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *