Татарстанда 32 авыл почта бүлекчәсе яңартылган
РФ Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән тиешле федераль программа кысаларында, шул исәптән «Россия Федерациясе цифрлы икътисады» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатыннан Татарстанның 22 районында барлыгы 32 авыл почта бүлекчәсе яңартылган. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Почта бүлекчәләрендә бүлмәләр, җылыту системалары, фасадлар яңартылган. Аларда янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системалары, шулай ук климатны контрольдә тоту һәм һава сафландыру җиһазлары урнаштырылган. Ремонттан соң барлык бүлекләр дә яңа мебель һәм заманча техника белән җиһазландырылган.
24 ноябрьдә Саба районының Шәмәрдән авылында ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, муниципалитет башлыгы Рәис Миңнеханов һәм «Татарстан Почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов катнашында тантаналы рәвештә почта ачылу иң әһәмиятле чараларның берсе булды.
Шәмәрдән почта бүлеге авылдагы 6 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә, шуның 700гә якыны – пенсионерлар. Биредә ремонт эшләре башкарылган, шулай ук зур булмаган торак пунктларда яшәүчеләр өчен актуаль булган яңа хезмәтләр дә барлыкка килгән. 2024 елда Татарстанда 100гә якын почта бүлеген тәртипкә китерү күздә тотыла.