Татарстан районнарында Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында чаралар узды
Республиканың Яңа Чишмә, Мөслим, Әлмәт һ.б. район һәм шәһәрләрендә Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында спорт һәм күңел ачу ярышлары, атап әйткәндә, спорт турнирлары, конкурслар һәм активлыкның башка төрләре үткәрелде. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы хәбәр итә.
Әйтик, Мөслим районында иң үзенчәлекле итеп котлау буенча Яңа ел бәйгесенә нәтиҗә ясадылар, 90нчы еллар стилендә дискотека оештырдылар. Бу районда шулай ук Татарстанның 15 районыннан килгән спортчылар катнашында мөселман яшьләре арасында Спартакиада һәм Кыш бабай Кубогына кызлар арасында волейбол турниры узды.
Фото: © ТР Спорт министрлыгы
Спартакиада кысаларында шулай ук бадминтон, армрестлинг, мини-футбол, аркан һәм таяк тартышу, турникта күтәрелү буенча ярышлар үткәрелде. Әлеге ярышларда Мөслим, Сарман һәм Актаныш районнары командалары призерлар өчлегенә керде.
Зәйдә исә мини-футбол һәм бадминтон турнирлары оештырылды. Раштуа мини-футбол турнирында 3 ветераннар командасы катнашты. Призерлар өчлегендә - «ГРЭС», «Исполком» һәм «ЗААЗ» командалары.
Бадминтон турниры шәхси зачетта ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында узды. Барлык призерларга ярышларның иганәчеләре әзерләгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Фото: © ТР Спорт министрлыгы
Арча районында итекле хоккей буенча традицион турнир үткәрелде. Быел ярышларда 6 команда катнашты. Бәйгедә җиңгән команда Кубокка ия булды.
Фото: © ТР Спорт министрлыгы
Буа районында баскетбол, шахмат, мини-футбол буенча Раштуа һәм Яңа ел турнирлары оештырылды. Аларда төрле яшьтәге кешеләр (балалардан алып ветераннарга кадәр) катнашты.
Декадага шулай ук республиканың Яңа Чишмә, Әлмәт, Баулы һ.б. районнары да кушылды.
Фото: © ТР Спорт министрлыгы
Искәртеп узабыз, гыйнварның беренче атнасында әлеге декада илнең барлык төбәкләрендә старт алды. Ул актив ял итү өчен спорт һәм күңел ачу чаралары сериясен күздә тота. Декада үсе исә «Демография» илкүләм проектының «Спорт – яшәү нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.