Мәскәүдә сентябрьдә БРИКС илләренең IX юридик форумы узачак
Сентябрьдә Мәскәү БРИКС илләренең IX юридик форумын кабул итәчәк. Бу вакыйга Россия рәислеге кысаларында оештырылган, дип хәбәр итә РИА Новости.
Алдагы форум Йоханнесбургта узган иде. Ул халыкара инвестиция арбитраж үзәген булдыруга багышланды.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның октябрендә Казанда БРИКС саммиты узачак. Президент Владимир Путин сүзләренчә, БРИКС рәисе буларак, чара Россия эшчәнлегенең кульминациясе булачак. Саммитны нәкъ менә Татарстан башкаласында уздырырга Россия лидеры үзе тәкъдим итте.