Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннарда иминлек чаралары турында искә төшерә

Татарстан Гидрометеорология хезмәте идарәсе фаразларына караганда, 8 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән температураның -33 градуска кадәр төшүе көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе республика халкына җылы киенергә, мөмкинлек булса, бөтенләй урамга чыкмаска кирәклеген искәртә.

Салкында тик басып тормаска, гел хәрәкәт итәргә тырышырга кирәк. Борын белән әкрен һәм өстән-өстән генә сулыш алу зарур.

Салкыннан өйгә кайткач, шунда ук кайнар чәй эчәргә һәм душ яки мунча керергә ярамый — йөрәк-кан тамырлары системасына авырлык килергә мөмкин. Организмга 20-30 минут дәвамында җайлашырга мөмкинлек бирергә кирәк.

Янгыннар чыкмасын өчен бары тик заводта җитештерелгән электр җылыткычларын гына кулланырга, җылыну өчен газ плитәсеннән файдаланмаска, мичне күзәтеп торырга кирәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы йортта, тагын да яхшысы — һәр бүлмәдә автоном янгын хәбәриткече урнаштырырга киңәш итә. Төтен очрагында ул вакытында көчле сигнал белән тавыш бирәчәк һәм янгын очрагында котылу мөмкинлеге калачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *