Финляндия Россия белән чиктә контроль-үткәрү пунктлары ябылуны 11 февральгә кадәр озайтты
Финляндия хөкүмәте Россия белән чиктә контроль-үткәрү пунктлары ябылу срогын 11 февральгә кадәр озайтты. Бу хакта бүген республика Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Мари Рантанен хәбәр итте. РИА Новости шул хакта яза.
«Вайниккала үткәрү пункты аша тимер юл йөк ташуларыннан кала, барлык чик буе кичүләре ябык булып калачак», - диде Финляндия ведомствосы җитәкчесе.
Финляндия һәм Россия чигендә 9 контроль-үткәрү пункты бар. Ноябрь башыннан аларны мигрантлар агымы аркасында (башта велосипедчылар өчен) яба башладылар. 30 ноябрьдән соңгысы - иң төньяктагы «Раджа-Йосеппи» - ябылды. 14 декабрьдә ике пункт вакытлыча ачылды, ләкин икенче көнне аларның эше яңадан туктатылды. Соңрак Финляндиянең 2023 елда ябылган контроль-үткәрү пунктларының берсен дә ачарга планлаштырмавы билгеле булды, дип яза «Татар-информ».