Сергачта Рафаэль Баһаветдинов истәлегенә хоккей турниры булды
Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәре «Лидер» физкультура-савыктыру комплексында Рафаэль Баһаветдинов истәлегенә хоккей традицион турниры узды. Аны хоккейчының гаиләсе һәм якын дуслары Рифат Сәлахетдинов һәм Олег Жиһаншин оештырды. Бу хакта «Туган як» газетасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
«Рафаэль Баһаветдинов туган ягы Кучкай-Пожары авылында спортның бу төрен яңадан торгызды. Нәкъ менә шуңа күрә аны хоккей уйнаучы һәм яратучы авылдашлары хәтерли һәм хөрмәт итә», диелә хәбәрдә.
Турнирда Кучкай-Пожары, Семеновка, Гагино һәм Сафаҗәй командалары катнашкан. Гагино комындасы турнир җиңүчесе булды.
Командаларны һәм турнирның иң яхшы уенчыларын Рафаэль Баһаветдиновның хатыны Наҗия ханым, аларның балалары - әтисе кебек хоккейчылар Ильяс һәм Айрат бүләкләде.
«Баһаветдиновлар гаиләсе турнирда катнашучы хоккейчыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерде», диелгән хәбәрдә.