Иске Яңа елда Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабыначак
Казан телеманарасында 13 һәм 14 гыйнварда бәйрәм уты кабыначак. Якты иллюминацияне Иске Яңа ел хөрмәтенә трансляцияләячәкләр.
Казанлылар светодинамик котлауны 15:30 дан 23:00 гә кадәр күрә алачак, дип хәбәр иттеләр ТР Цифрлар министрлыгында.
Элегрәк шәһәр халкын «Казан» гаилә үзәге территориясендә Иске Яңа елны каршы алырга чакырганнар иде. 13 гыйнварда 17:00 сәгатьтә мәйданчыкта бәйрәм концерты узачак.