Путинның 2024 елгы сайлауларга үз-үзен тәкъдим итүен хуплап 1,8 млн имза җыелган
Гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путинның Россия Президенты вазифасына үз-үзен тәкъдим итүен хуплап, 1,8 млн имза җыелган. Бу хакта кандидатның putin2024.ru сайтында хәбәр ителә.
«Россиянең барлык 89 төбәге үзәк штабка документларның беренче партияләрен алып килде. Бөтен ил буенча имзалар җыю белән волонтерлык оешмалары, Бөтенроссия халык фронты һәм «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре шөгыльләнүен дәвам итә», — диелә хәбәрдә.
Россия Федерациясе Президентын сигезенче тапкыр сайлау бу елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак. Тиешле карарны Россия Үзәк сайлау комиссиясе кабул итте.
Үзәк сайлау комиссиясенә барлыгы 15 кандидат документлар тапшырган, шуларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Документлар 11 дәгъвачыдан кабул ителгән, шул исәптән гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путиннан, ул сайлауларга үзен үзе тәкъдим итеп бара. Хәзерге вакытта сайлауларга өч кандидат кертелгән: Владислав Даванков (»Новые люди» партиясеннән) һәм Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән) һәм Николай Харитонов (КПРФтан).