Диния нәзарәте унөченче тапкыр «Ислам. Беренче адымнар» курсларын оештыра
Диния Нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар»ның 13 нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Тиздән башланачак дәресләр Рамазан ае алдыннан үткәрелә, димәк, исламда беренче адымнарын ясаучы кардәшләребез изге ай төгәлләнгәнче намаз укырга өйрәнә алачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай итеп, халык арасында танылу алган кыска вакытлы курсларга йөрүчеләр 8 дәрес дәвамында (атнасына бер тапкыр) намаз уку тәртипләрен һәм Ислам нигезләрен үзләштерәчәк.
Беренче кереш дәрес 17 февральдә Нәзарәт бинасында (Габдулла Тукай ур., 38) 08.00 сәгатьтә узачак. Ислам нигезләренә Татарстан мөфтиятенең волонтер яшьләр хәрәкәте активы өйрәтәчәк. Аерым алганда, «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучылар тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, гакыйдә фәненең төп төшенчәләре белән танышачак, ураза тәртипләре һәм ураза тоту фазыйләтләре буенча дәресләр алачак.
«Ислам. Беренче адымнар»ның 13 нче сезоны 6 апрельдә (Рамазан аеның 27 көнендә) авыз ачу мәҗлесе, нәтиҗәләр ясау һәм сертификатлар тапшыру белән төгәлләнәчәк.
Дәресләр Нәзарәттә һәм Галиев мәчетендә, шулай ук «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасында атнасына бер тапкыр, шимбә көннәрендә узачак.
«Ислам. Беренче адымнар» проекты Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Унике сезон дәвамында әлеге курсларда 1200ләп кеше белем алды һәм намазга басты.