Яңа Савин районы сайлау комиссиясе рәисенә «Россия волонтерына» медале тапшырылды
Казанның Яңа Савин районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ольга Малышева «Россия волонтерына» медале белән бүләкләнде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр иттеләр.
Үзәк сайлау комиссиясендә белдерүләренчә, Малышева әлеге медальгә актив волонтерлык эшчәнлеге һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәткәне өчен лаек булган.
Бүләкне «Енисей» диверсия-разведка батальоны ветераны, Казан шәһәр Думасы депутаты Альфред Вәлиев һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Сергей Видисенков тапшырды.