Алабугада «ашыгыч юл ярдәме» барлыкка килде
Алабугада «Джип Алерт» волонтерлары бәлагә эләккән шоферларга ярдәмгә килә ала. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбрә итә.
«Джип Алерт» хезмәтендә аңлатуларынча, әгәр машинаның бензины бетсә, аккумуляторы утырса, машина юлда батса яки ашыгыч рәвештә запчасть кирәк булса, сез «ашыгыч юл ярдәме» чакыра аласыз. Моның өчен «Джип Алерт» кушымтасын йөкләтеп алырга һәм анда гариза калдырырга кирәк. Әгәр интернетыгыз булмаса, 8-800-550-69-11 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин, анда гаризаны диспетчер кабул итә. Болар барысы да бушлай эшләнә.
«Джип Алерт» халыкара юлларда ярдәм хәрәкәтенә 50 меңнән артык волонтер кушылган инде. Алабугалылар шулай ук волонтер рәтенә керә һәм ярдәм күрсәтә ала.